Кырымтатар хокук яклаучысы, журналист Лутфие Зудиева үзен "ят агент" исемлегенә кертү өчен Русия юстиция министрлыгын мәхкәмәгә шикаять итте.
Бу хакта ул үзенең Facebook битендә язды.
"Русия юстиция министрлыгының мине "ят агентлар" исемлегенә кертүгә хокукый нигезе юк иде, мин шикаять иткән карар канунсыз һәм нигезсез", дип язган Зудиева.
Ул үз эшчәнлеген бары үз инициативасы белән генә алып баруын әйтә.
"Хакимият вертикале һәм өстән кушканга гына эшләргә ияләшкән кешеләргә аңлавы кыен, әмма миңа беркем дә нәрсә уйларга, ничек хис итәргә әмер бирми. Миңа үз тирә ягымдагы чынбарлыкны - атасыз үсүче балаларны, системлы тентүләрне һәм кулга алуларны, кешеләрнең газапларын һәм борчуларын күрү һәм тасвирлау өчен бернинди дә "чит ил көчләре" дә, "читтән йогынты" да кирәк түгел", ди ул.
- Май ае уртасында Русия юстиция министрлыгы Лутфие Зудиеваны "ят агент" буларак тамгалады.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!